Язганнарның җитмеше. Шигырле гомер бесплатное чтение
© Рузил Фазлыев, 2022
ISBN 978-5-0059-0294-8
Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero
Cөю хакы
- Кемнәр аңлый алган мәхәббәтне,
- Бар кешегә таныш булсада.
- Тәҗрибә җыйдым инде диеп,
- Тыныч кына тормыш корсада.
- Ярата алган, үзе яратылмый,
- Яратылган, белми сөюне.
- Җуеп булмасада хәтерләрдән,
- Вакытында, янып көюне.
- Чиксез хисләр, якын нәфрәткә,
- Алышына, булган хисләрең.
- Сызып ташлагандай югалалар,
- Мәңгелектәй булган кичләрең.
- Өметләрең артык булгангамы,
- Ашмый кала күпме хыяллар…
- Бәхет кошы очып китмәсенгә,
- Кемнәр аны ябып куя алган.
- Сынаулармы, әллә сыналулар…
- Яшьлек юлы, шактый «катмарлы».
- Бәхет кошы берәү генә була,
- Саклый белү кирәк тапканны.
Ак томан
- Кояшта юк, йолдызларда,
- Алда тоташ ак томан…
- Ак томаннар уртасында,
- Югалып басып торам…
- Сукмагыда, юлларыда,
- Күренми. ак томанда…
- Андый томан булмый иде,
- Барыр юллар булганда.
- Әллә юллар күренмәскә,
- Капланалар томанга.
- Үтелмичә калганнары,
- Аяз, якты… торганда.
- Томан бит ул томан гына,
- Түгел ул көтә алмаслык.
- Билгесезлекләр булсада,
- Булмый ул үтә алмаслык.
- Таралырмы ак томаннар,
- Барыр юлларны ачып.
- Килми әле югаласы,
- Ак томаннарда «качып».
Актаныш
- Агыйдельнең биек ярларында,
- Тау башында тора Актаныш.
- Ядкәредәй булып милләтенең,
- Татарларга хәзер бик таныш.
- Яшә шулай, якты маяк булып,
- Тарихларда калып, макталып.
- Агыйдельнең агымнары кебек,
- Озак гасырларга сакланып.
- Ак исемнән, ак хыяллар туып,
- Ак юллары әле салыныр…
- Актанышым диеп җыр сузучы,
- Киләчәгендә дә табылыр.
- Көнчыгышы булып милләтенең,
- Син калырсың hаман ак булып.
- Сәхнәдәге Агыйдельдәй булып,
- Макталырлык матур як булып.
- Тау башында үсә Актаныш,
- Ак булуы калыр сакланып.
- Бед (з) некеләр диеп горурланып,
- Сокланырлык булып – таң калып.
- ☆☆☆
- Әй, Актаныш, безнең Актаныш,
- Күңелләргә җыры бик таныш.
- Кайда гына яшәп, таралсакта,
- Без Актаныш, диеп мактаныш.
Алтын капка
- Авыл капкаларын кем оныта,
- Безнең якча, басу капкасын.
- Алар гына белә китүченең,
- Туган якка кире кайтмасын.
- Олы капка ишек алларыннан,
- Олы юлга басу капкасы…
- Чыккан чакта соңгы тапкырдай,
- Ашыкмыйча гына атласы.
- Карышылыйда озатада үзе,
- Эндәшмичә, карап калгандай.
- Кайвакытта карашлары белән,
- Гомер буе озатып баргандай.
- Ул гынадыр бәлки көтүчедә,
- Озакларга чыгып югалсаң.
- Искә төшер басу капкаларын,
- Туган авылыңа юл алсаң.
- «Алтын капка», басу капкалары,
- Бик кадерле чөнки язмышта.
- Ераклашма күңелләрең белән,
- Басу капкасынан… ялгыш та.
Аю дөньялары
- Аю дөньялары… аю иле,
- Очратырга була кайда да.
- Көньяк белән төньяк полюста,
- Кеше йөремәслек тайгада.
- Аю йоклый, әгәр уятмасаң…
- Табаныннан суырып майларын.
- Айный алмый, тирән төшләрдә,
- Салкын кышның озын айларын.
- Аюларга, тайга законнары,
- Кабул итми алар башканы.
- Иң начары, кинәт уянудан,
- Ике аякка торып басканы…
- Саклан инде, андый вакытларда,
- «Шатун» аю юлга чыкканда.
- Белеп булмый алда ни буласын,
- Үскән агачларны екканда…
- Аю иле кебек бөтен дөнья,
- Аюларга җиhан тарайды.
- Төзергә иде, аю уянмаска,
- Йоклар өчен олы сарайны…
- Әллә тибә, әллә яна
- Йөрәк кеше өчен яшәү нуры,
- Әллә тибә, әллә яна ул…
- Чыгып очам диеп, кайвакытта,
- Кошка әйләнеп канат кага ул.
- Ниләр яна, кемнәр белә ала,
- Янада ул яна …туктамый…
- Алай озак, бердә туктамыйча,
- Учакларда, алай ук янмый.
- Ниләр яна, әллә хисләр яна,
- Ялгыш булган бәлки хыяллар.
- Буяулары яна, купшы итеп,
- Артык чуар итеп буялган…
- Әллә янып, әллә тибеп шулай,
- Төннәрендә, шулай йокламый.
- Ул туктаса, аңлап ни буласын,
- Шуңада ул тибә, туктамый.
- Ул кояшы кебек зур галәмнең,
- Җан дигәннең булу халәте.
- Аллаhының олы бер хикмәте,
- Җан иясе булу сәләте…
Әнә, димен…
- Әнә, димен төртеп, үз үземә,
- Үтеп бара синең гомерең.
- Аңламыйча бергә буласыны.
- Аерылу мөмкин түгелен.
- Үтеп бармый, бары көтә кебек,
- Уйларыңнан синең бушауны.
- Чишкәнеңне сине тотып торган,
- Күңелендә булган тышауны.
Көләседә килә бер кычкырып,
Ничек кеше шулай була ала.
Җавап эзләгәндә, туры сүзгә,
Фикерләрең бик тиз чуала.
- Дөнья өчен, олы кануннарны,
- Кемнәр ничек, аны аңлаган…
- Кая гына юлга чыкканда да,
- Җилгә каршы басып калмаган.
- Үтеп бара, әйе ул нишләсен,
- Бер сәбәпсез туктап торалмый.
- Озынлыгын үзең теләгәнчә,
- Гомерләрне сузып булалмый.
Бай дөньяда
- Иксез чиксез кебек дөнья,
- Ниләр генә юк анда.
- Күреп, белеп бетермәслек,
- Миллион тапкыр тусаңда.
- Бик кадерле «тимер арба,»
- Әлеккечә «яхшы атлар.»
- Тигез кебек сан буенча,
- Акыллылар, ахмаклар.
- Ат лапасы кебек йортлар,
- Кысан кебек кешегә.
- Бензин салып, атлар җигә,
- Егәр өстәп көченә.
- Чокыр кебек гел олая,
- Арткан сине «булганы».
- Очырасада, никтер сирәк,
- Җитте дия торганы.
- Дөнья бай ул, кеше өчен,
- Байлыкны, тик аңласаң.
- Мондый тормыш җәза үзе,
- Нәфес тыя алмасаң.
Бәллүр савыт
- Кайсы кыйммәт, бәллүр савытмы,
- Әллә салган аңа эчемлек?
- Шәрәбеме әллә сәбәбеме,
- Андый савытсызда эчерлек.
- Бәллүр савыт купшы сүзләр кебек,
- Грузин чәе, кытай савытын…
- Чәкештерү өчен күп вакытта,
- Ишетергә чынлы тавышын.
- Күтәрүләр бәллүр савытларны,
- Юылмаслык булган кулларда.
- Чебен кебек оча ялагайлар,
- Мактар өчен кирәк булганда.
- Бәллүр савыт, бәллүр язмыштыр,
- Төшеп китсә, бик тиз уалыр…
- Булганыда бик тиз онытылып,
- Кеше хәтереннән югалыр.
- Кеше күңеле тирән урнашкан,
- Бәллүр савыт, «конфет кагәзе».
- Конфет урынында кайвакытта,
- Камыр төргән газет кагәзе.
Бәхет чакыра
- Бәхет сине үзе чакыра бит,
- Карышыңда тора баскычлар.
- Күтәрелү кирәк адым, адым.,
- Очырашуга шушы баскычтан.
- Һәр адымың уйланылган булып,
- Ышанычың булып күңелдә.
- Хыялыңда, максатыңда бергә,
- Була алу бәхет түрендә.
- Биектәме, әллә ерактамы,
- Баскычларын үтеп күренә.
- Күренсәдә, күренмәсәдә,
- Гомер буе, күңел үрелә.
- Ул чакыра безне үз янына,
- Безгә кала барып карасы.
- Үзеңнекен үзең таба алып,
- Аның белән бергә каласы.
Яман сүз
- Кайларда туадыр яман сүз,
- Кешенең күңелен теләргә.
- Теләге күңелдә булганда,
- Телләре яман сүз сөйләргә.
- Хаклыгы бөтенләй булмыйча,
- Була ул гайбәт, йә ялган сүз.
- Пычырак шикелле, йөзләргә,
- Атыла әйтелгән яман сүз.
- Күңелләр каралган булганда,
- Яманнан, яманлык агыла.
- Бер генә сәбәбе булмыйча,
- Яман сүз әйтүче табыла.
- Гадәтме, «сәләтме», халәтме,
- Күңелләр шул эшкә тартылу.
- Очыраган бәхетле җаннарның,
- Бәхетен бозарга талпыну…
Битлек
- Кыендыр яшереп үзеңне,
- Тырышып яшәве битлектә..
- Курыксаң ачарга йөзеңне,
- Яшәгән шикелле читлектә.
- Ниятең тирәндә булганда,
- Максатың сер булып калганда.
- Сәхнәдә яшәгән шикелле,
- Хыялый юллардан барганда.
- Тамаша булганда бар гомер,
- Уенга әйләнә язмышлар.
- Битлекләр астында калынып,
- Кылына иң олы ялгышлар.
- Тапканда тормышның маясын,
- Килсәдә битлектә каласы.
- Иртәме соңмы бит, барыбер,
- Битлекне, була шул саласы.
Гаепме
- Артык үкенүләр булмасынга,
- Булу кирәк сабыр күңелле.
- Язмышыңа син бит хуҗа түгел
- Үлчәп сөйләү кирәк сүзеңне.
- Кеше язмышына кагылганда,
- Гөнахларны уза, алдашу…
- Киләчәккә яралары булып,
- Эзсез генә hичтә калмас ул.
- Өметләрнең җимерелүләре,
- Исраф булган сөю язлары.
- Үкенепме яки җиңел уйлап,
- Язмышларга диеп язганы.
- Тирәнлеген күңел хәсрәтен,
- Яра салган аңлый алырмы?
- Бер гәепсез итеп үзен сизеп.
- Җәзә алмый гына калырмы?
Гөнаx барда
- Аңлаганда, вакыт үткән була,
- Курыкмыйча яшәп гөнахларда.
- Ничек бәрәкатле тормыш булсын,
- Тәүбәләрсез калган, гөнах барда.
- Акырынлап кына, аңлау килә,
- Ерагырак hаман аңардан.
- Төзәтергә олы ялгышларны,
- Вакытларын каян табарлар?
- Дөрес сүзләр, ялгыш гамәлләр,
- Бергә бара hаман урелеп…
- Матурлыклар кала күренмичә,
- Ямьсезлекләр белән төрелеп.
- Аллаhны безБ Алла гына дибез,
- Алмаз белән алма шикелле.
- Адашулар гына түгел болар…
- Кире якка таба кителде…
- Кеше күргәнне без күрербез,
- Шулай диеп уйлый күбебез…
- Яңгырлардан котылырга теләп,
- Аяз булсын диеп күгебез…
Дөнья тәртибе
- Үзгәртмәккә дөнья тәртипләрен,
- Булганнарын санга сукмыйлар.
- «Көрәш» майданында җиңү өчен,
- Харамлашып җиргә екмыйлар.
- Харамчылар гомер буе булган,
- Тигез булмый җирдә көрәшләр.
- Кануннар ул, бозучылар өчен,
- Гадел кеше, гадел көрәшкән.
- Бер җиңүче – берәү батыр була,
- Ә калганнар калмый канәгать.
- Билгелиләр, шул ук канун белән,
- Хөкүмдарлар яки җәмәгать.
- Бозылганда җиhан кануннары,
- Хаксызлыктан, туа хаксызлык
- Харам белән көчләр кулланылса,
- Хөкүм итә башлый башсызлык.
- Бәйрәм түгел, тормыш бозыла,
- Хаксыз көчләр өскә чыкканда.
- Ризасызлык туып, ут кабына,
- Чарасызлык чаңы «сукканга».
Дөнья
- Бу дөньяга ниләр алып килдем,
- Ниләр алдым микән дөньядан?
- Ярый әле алыш биреш өчен,
- Яши алган, якты дөнья бар.
- Алганнарым шактый булган инде
- Гомер буе, барсы алынган.
- Күпмеләре төрле сәбәпләрдә,
- Бурычларың булып калынган.
- Җавап гәмәлләре онтылмасын,
- Саклый торган кеше арасын.
- Күңелеңдә синең калганнарга,
- Шөкер сүзен әйтә аласың.
- Кичерешләр нинди генә булмый,
- Авырлары, шатлык хисләре.
- Барысыда синең өчен кебек,
- Төрле яктан җилләр искәне.
- Җавап булып, әгәр туа икән,
- Күңелеңдә рәхмәт сүзләрең.
- Бер өлеше кебек бурычыңның.
- Авырлыкларына түзгәнең.
Елларның Сабантуе
- Сабантуйлар кабатлана,
- Елларны санагандай.
- Майданнарга бергә җыеп,
- Бер сынап карагандай.
- Елның, җәйнең уртасында,
- Үза Сабантуйлары.
- Кемнәр өчен быел әле,
- Үзләренең туйлары…
- Исәннәр барсы килгәндәй,
- Бу олы җыеннарга.
- Бәйрәмнәрдә хайран була,
- Майданга җыелганда.
- Бәйрәм төсен тою өчен,
- Анда булулар кирәк.
- Күрешүләр, очрашулар,
- Кабатланулар сирәк.
- Шаулап үтсен Сабантуйлар,
- Татар Иле бәйрәме.
- Кабатланып торып җирдә,
- Халыкның hәм – җәй яме.
Ерактагы
- Ерак инде чирәмнәре,
- Ялан аяк йөгергән.
- Шырпы «табып» яга алган,
- Учаклары сүрелгән.
- Мәктәп еллары еракта,
- Таралдык сабакташлар.
- Җирдә гомер дәвам итеп,
- Кем кайда, яраклашкан.
- Малайлар көтүе булып,
- Җыелып үскән чаклар.
- Кычыткан, әрем арасын,
- Беренче үткән чаклар.
- Еракта, иртән ягылган,
- Мичләрнең җылылыгы.
- Яңа пешкән ипи исе,
- Корылган, чыбылдыгы.
- Яшәү көче булгандыр да,
- Шул чакта табылганы.
- Якынаер кебек hаман.
- Уйланып, сагынганы…
Җаның бар
- Җан азыгы, җанлы җансыз…
- Гади ул, бер уйласаң.
- Бу җирдәге урыныңны,
- Артык биек куймасаң.
- Барлыгыңны, юклыгыңны,
- Җаның булу күрсәтә.
- Җанга нидер җитми кала,
- Ниләр генә күрсәк тә.
- Җан белән тән бер бөтендәй,
- Тәндә җанның «оясы».
- Тәнне саклый белгән кебек,
- Җанныда, бар тоясы.
- Җылы сүзләр, җылы караш,
- Ризык табу җаныңа.
- Онытмаска юл табарга
- Үз җаныңның «янына».
- Рухи байлык-җан азыгы,
- Табыйк, таба алганын.
- Сине кеше итеп тота,
- Тәннәреңдә җан барың.
- Тәннәр өчен җаннар кирәк,
- Җансыз тәннәр-мәетләр.
- Яшәсәк мәетләр кебек,
- Ходай безне гаепләр…
Җәйне көтеп
- Шатланабыз җәйләр җитә диеп,
- Әллә ниләр аннан көткәндә.
Продолжение книги